Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Яңа поселогында сугыш чоры балалары очрашты

Җиңү бәйрәме алдыннан уздырган бәйрәмгә без махсус сугыш чоры балаларын чакырдык, дип яза безгә Яңа поселогыннан Гөлчәчәк Ибраһимова. Әлеге чараны «Нур» ветераннар клубы оештырды. Бәйрәмгә барысы 40лап кеше җыелды. Очрашу өч сәгатькә якын барса да, ул беребезне дә ялыктырмады. Барыбыз бер яшьтәгеләр, сөйләшер сүзләребез дә күп булды. Сугыш чоры балаларының...

Җиңү бәйрәме алдыннан уздырган бәйрәмгә без махсус сугыш чоры балаларын чакырдык, дип яза безгә Яңа поселогыннан Гөлчәчәк Ибраһимова. Әлеге чараны «Нур» ветераннар клубы оештырды. Бәйрәмгә барысы 40лап кеше җыелды. Очрашу өч сәгатькә якын барса да, ул беребезне дә ялыктырмады. Барыбыз бер яшьтәгеләр, сөйләшер сүзләребез дә күп булды. Сугыш чоры балаларының иң яшь дигәннәренә дә 70-75 яшь бит хәзер, өлкәнрәкләре 80-85 яшьлек әби-бабайлар. Олыгайганнар инде, сәламәтлекләре дә юк. Кичәгә килүчеләр арасында 16 инвалид та бар иде. Ул елларның авыр хатирәләрен искә алганда күпләренең күзләренә яшьләр килде. Үзешчән артистларыбызның сугыш темасын үз эченә алган концерт номерлары күңел кылларын тагын да нечкәртте. Айгөл һәм Алмаз Габдрахмановлар Рабит Батулланың «Мизгел» монологын укыганда, Рәсилә Хәйдәрова Муса Җәлилнең «Вәхшәт», «Ана бәйрәме» шигырьләрен сөйләгәндә еламаган кеше калмады, ул авыр чорлар мизгел-мизгел булып күз алдыннан узды. Бу сүзләрне язганда нишләп сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре хөкүмәт кайгыртуыннан читтә кала икән, дигән уй тагын бер кат йөрәкне әрнетеп уза. Алар бит әти дип бер эндәшергә тилмереп үскән балалар. Минем ирем, мәсәлән, Нәгыйм Ибраһимов, әтисенең йөзен дә белми. Әтисе сугышка киткәндә әнисе аның белән йөкле булып калган. Тагын җиде балалары булган. Бүген шуларның нибары берсе - Нәгыйм генә исән. Хәзер инде аңа да 75 яшь. Сигез бала әтисе Ибраһим сугышта хәбәрсез югалган.
Әнә шул сугыш чоры балаларының, ятимнәренең бераз булса да күңелен күрү, игътибар итү максатыннан оештырылган иде бу очрашу да. Җылы чыгышлары өчен әби-бабайлар җырчыларыбыз Фәрия Бикеевага, Разыя Хәйруллинага, Рәйхана Дәүләтшинага, гармунчыбыз Зиастин Сәхәповка да бик рәхмәтле калды. 77 яшьлек җилдән җитез Мөслимә Сафиуллина татар биюен башкарды, Нажия Гарбузова үзе язган шигырьләрне укыды, башкорт биюен биеде. Безнең Чулпан Гыйниятуллина белән башкарган «Әсмабикә җаным ахирәт» көлкеле монологы кичәгә бераз шаянлык төсмере бирде. Шулай ук Гөлия Сәлимова белән башкарган «Җизнәкәй» җыры да өлкәннәребезнең күңеленә бик хуш килде. Сугыштан соңгы елларда бик популяр җыр иде бит ул. Китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова кичәгә балаларны да чакырган иде, алар да үзләренең концерт номерларын бүләк иттеләр. Очрашуга район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зариповның килүенә дә өлкәннәребезнең күңелләре булды.
Бәйрәм ризык белән тулы өстәл артында барды. Очрашуга беркем дә буш кул белән килмәгән иде. Әби-бабайлар бүгенге мул тормышка шөкерана кылып утырдылар. Безнеке кебек балачакны бер сабый да күрмәсен, яшь буын бәхетле үссен дип теләделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X