Тукай районы Теләнче Тамак авылында гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр
Теләнче Тамак китапханәсендә «Туган йорт җылысы» дип исемләнгән кичә узды. Авылыбызда матур гомер итүче парлар кичәдә катнашты. Гөлсинә һәм Назыйф Арслановлар, Тәлгать һәм Раушания Фасыйховлар, Ринат һәм Роза Габдрахмановлар, Әхнәф һәм Энҗе Фәхриевлар гаилә кыйммәтләре хакында әңгәмә алып бардылар. Кичә җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Кунакларга истәлеккә Зәрия Вәлиеваның «Бәхет...
Теләнче Тамак китапханәсендә «Туган йорт җылысы» дип исемләнгән кичә узды. Авылыбызда матур гомер итүче парлар кичәдә катнашты. Гөлсинә һәм Назыйф Арслановлар, Тәлгать һәм Раушания Фасыйховлар, Ринат һәм Роза Габдрахмановлар, Әхнәф һәм Энҗе Фәхриевлар гаилә кыйммәтләре хакында әңгәмә алып бардылар. Кичә җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Кунакларга истәлеккә Зәрия Вәлиеваның «Бәхет юрап язам» китабы бүләк ителде, дип яза Теләнче Тамактан Рамилә Шәрифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев