Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы прокуратурасына җир белән бәйле күпсанлы шикаятьләрне ачыкларга туры килә

Бүген атналык киңәшмәдә Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул Айрат Галимәрданов йөзендә район прокуратурасы коллективына законлылыкны, гражданнарнын конституцион хокукларын саклау юнәлешендәге эшләрендә уңышлар теләде.

Айрат Фаритович сүзләренә караганда, ул элек эшләгән Менделеевск районыннан аермалы буларак, Тукай районының узенчәлеге - биредә җир белән бәйле шикаятьләр күп. Прокуратура тарафыннан җир участогын кире кайтару буенча 11 дәгъва судка җибәрелгән. Шунын 4 се кәнагатьләндерелгән, 7 се карала. Якын арада тагын шундый 48 дәгъва судка җибәреләчәк.

"Якты юл" газетасы редакциясе дә бу котлауларга кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев