Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Биклән авылы ветераннары спорт ярышларында үз-үзләрен дә сынады, уйнап-биеп, җырлап та кайтты

Мәңге картаюны белмәүче Биклән авылы ветераннары Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорткомплексында район ветераннары арасында спорт ярышлары уза дигәч, ике дә уйламый юлга кузгалдылар. Ялындырып торучы да, юл газабын уйлап торучы да юк. Илдус Абдуллин гармунын үзе белән алды исә, аларны яңгыр да, кар да, боз да куркытмый, җырлый-җырлый эх дигәнче...

Мәңге картаюны белмәүче Биклән авылы ветераннары Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорткомплексында район ветераннары арасында спорт ярышлары уза дигәч, ике дә уйламый юлга кузгалдылар. Ялындырып торучы да, юл газабын уйлап торучы да юк. Илдус Абдуллин гармунын үзе белән алды исә, аларны яңгыр да, кар да, боз да куркытмый, җырлый-җырлый эх дигәнче килеп тә җитәләр. Бу юлы да шулай булды. Күтәренке күңел белән килгәнгәме, ярышлар да бикләнлеләр өчен бик тә күңелле тәмамланды. Бу көн Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зариповның туган көн бәйрәменә дә туры килгәнлектән кәефләр бермә-бер күтәренке булды. Җитәкчене зурлап котладылар, бүләкләделәр. Ярышлар бер сулышта узды, бикләнлеләр Наилә Никитина белән Рәдиф Сираев җиңүчеләр рәтендә булып медальләр белән бүләкләнде. Ә Биклән авылы ветераннар командасы җитәкчесе Асия Фазуллина кулына командалар арасында икенче урын дигән диплом тоттырдылар. Җыр да, бию дә барысы да урынлы һәм күңелгә ятышлы булды. Җанатарлар да, ветераннар үзләре дә җаннарына рух күтәренкелеге, дәрт-дәрман алып кайтып киттеләр. Чыннан да өлкәннәр дә нәкъ сабыйлар кебек юкка да куана шатлана белә, шуңа да картлык эзләренә баса алмый шул аларның, алар бит гел юлда, өйдә бер генә көн дә утырмыйлар, дип язып җибәргән безгә спорт чарасыннан кичерешләрен Рәзинә Сәетгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев