Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Бәтке авылы янында көймә белән елгага керүчеләрне су астыннан эзлиләр

Кичә кич белән Кама елгасының Бәтке авылы янындагы урынында биш кеше - 24тән 42 яшькә кадәрге дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз көймәгә утырып суга керә. Кичке сәгать 6ларда ярдан якынча 100 метрлап эчтә көймәләре әйләнеп каплана. 112 телефонына бу турыда 17 сәгать 44 минутта хәбәр килә.

Көймәдәге ир-атлар барысы да Бәткедән - Андрей Аксенов, Антон Слепнев, Александр Анисин һәм Сергей Плеханов. Маша исемле хатын-кыз да Бәткегә килеп яшәүче. Бүген Александр, Маша һәм Сергей больницада, соңгысы реанимациядә. Ә Андрей һәм Антонны коткару мөмкин булмаган. Фаҗига урынында булучыларның сөйләвенчә, компания суга алюминийдан эшләнгән ясалма көймәдә кергән. Ул бөтенләй биш кешене сыйдырышлы булмаган. Көймәдәгеләрнең ярдәм сорап кычкыруын ишеткән үтеп баручы моторлы көймәсе булган Виталий Евсеевны чакыра. Ул тиз арада иптәше белән яр буена китә. Кызганычка, алар өч кешене генә коткарырга өлгерә. Алары да бик нык туңган, авыр хәлдә була. Виталий Евтеевның сөйләвенчә, ул дүртенче кешенең батып барганын күрә, ләкин коткару мөмкин булмый, ә бишенчесенең аяк киеме су өстендә йөзгәнен генә шәйли. Кызганычка, биш кешенең икесе генә коткару жилетыннан була. «Әгәр биш минутка соңга калсам, калган өч кеше дә су астына киткән булыр иде», - ди ул.
Кичә фаҗига урынында 30 коткаручы эшләде, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Кече суднолар белән эшләүче дәүләт инспекциясе дәүләт инспекторы Зиннур Мостафинның әйтүенчә, бүген иртән Яр Чаллының 6нчы коткару отряды хезмәткәрләре урынга чыгып киткән. Суга ике моторлы көймә белән керәчәкләр. Ләкин су өстенең бозлы булуы һәм навигация булмавы комачаулый, ди инспектор. Шулай ук яр буенда Кече суднолар белән эшләүче дәүләт инспекциясе җитәкчелеге, полиция хезмәткәрләре эшли.
Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычевның әйтүенчә, яр буенда суга керергә ярамый дигән аншлаг куелган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев