Тукай районы Сабан туе – 2019
8 июньдә Тукай районы авылларында Сабантуйлар узачак.
Районкүләм Сабантуй 9 июньдә, елдагыча, Кызыл Байрак авылында үтә. Бүгенге көндә көтеп алынган милли бәйрәмебезгә ныклы әзерлек башланды. Сабантуй урыны тәртипкә китерелә, төзәтелә. Мәдәният идарәсе Сабантуй программасы өстендә эшли. Белгечләр фикеренчә, милли бәйрәмебез башка еллардагыдан да күңеллерәк, эчтәлеклерәк узачак. Бәйрәмгә олы кунаклар килүе көтелә. Алар арасында танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин да бар. Бәйрәмнең төгәл программасы «Якты юл» газетасында соңрак басылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев