Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Калмаш авылында бер ир-ат үз өендә янып үлгән

Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.

Тукай районы Калмаш авылында бер ир-ат үз өендә янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

« Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Тукай районының Калмаш авылында шәхси йорт януы хакында хәбәр килде. Урынга 54нче янгын сүндерү-коткару часте һәм Күзкәй авылы янгын сүндерүчеләре, авария хезмәтләре, табиблар һәм полицейскийлар юл тотты», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган күршеләр өйдә кеше булырга мөмкин икәнлеге хакында әйткән. Янгынны бер сәгатькә якын сүндергәннәр.

Реклама

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бүлмәләрнең берсендә 59 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган.

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Ут саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X