Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы башлыгы кадрлар мәсьәләсендә Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады

Фаил Камаев Кама дәүләт автомеханика техникумының укыту үзәген ачу мөмкинлеге турында сөйләде.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында кадрлар белән тәэмин итү проблемасын хәл итүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады.

Фаил Камаев авылда кадрлар белән тәэмин итү проблемасы кискен торуын, моның бигрәк тә шәһәр яны районнарына кагылуын билгеләп узды.

«Авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрләренең абруен күтәрү һәм квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, Борды урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Лев Борисович Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының укыту үзәген ачу мөмкинлеген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештерү буенча эш алып барабыз», — диде район башлыгы.

Аның сүзләренчә, «Аграр сектор өчен кадрлар әзерләү һәм белем күтәрү» программасы нигезендә, ветеринария, зоотехника, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, авыл хуҗалыгы тракторист-машинисты, автомеханик, техник-программист, ташчы, балта остасы, буяучы, эретеп ябыштыручы, слесарь, программалы идарә итү станоклары операторы белгечлекләре буенча укулар оештыру мөмкинлеге туачак.

Реклама

«Кабул итү комиссиясенең 2019 елгы нәтиҗәләре буенча, абитуриентлар арасында конкурс бер урынга 3-4 кеше, документлар тапшыручылар саны 900 кеше иде. Техникум матди-техник мөмкинлекләре буенча укырга керергә теләүче 350 абитуриентны гына кабул итә ала. Укыту үзәге, өстәмә авыл хуҗалыгы белгечлекләре белән филиал ачу әлеге проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирер иде», — дип саный Фаил Камаев.

Ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. «Әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүегезне — укыту үзәген проектлаштыруны 2020 ел программасына кертүегезне сорыйбыз», — диде.

 

«Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X