Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай район Сабан туенда бозлы яңгыр яуганда да биеделәр (фото)

    Тукай районының Сабан туе елдагыча Мусабай-Завод авыл җирлегенең Кызыл Байрак авылында узды. Бәйрәм матур, кояшлы, җылы иртәдә башланды. Тик, тантаналы өлеш узганнан соң, болытлар куера башлап, яңгыр сибәләргә тотынды, тора-бара ул көчәйде генә. Күңел ачарга килгән бар халык ышык урын табарга тырышты - тиз арада барчасы мәйдан тирәли чатырлар, машиналарга...

    Тукай районының Сабан туе елдагыча Мусабай-Завод авыл җирлегенең Кызыл Байрак авылында узды. Бәйрәм матур, кояшлы, җылы иртәдә башланды. Тик, тантаналы өлеш узганнан соң, болытлар куера башлап, яңгыр сибәләргә тотынды, тора-бара ул көчәйде генә. Күңел ачарга килгән бар халык ышык урын табарга тырышты - тиз арада барчасы мәйдан тирәли чатырлар, машиналарга кереп качты, каян табып өлгергәннәрдер, хәтта юка одеаллар белән капланучылар да булды. Бу минутларда динамиклар аша дәртле бию көйләре яңгырап торды. Коеп яуган яңгырга шактый эре боз кисәкләре дә кушылды. Сәхнәдәге "Күңел "радиосының алып баручысы Райнур Вахитов, микрофон аша, тамчы шавын басарга теләп, тамашачыларга мөрәҗәгать итте: "Кем , чыланудан курыкмыйча, мәйданга чыгып бии, шул кешене бүләк көтә!" . Бәйрәмгә җыелган бар халыкны шаккаттырып, уртага бер пар чыкты.

    Татарча рәхәтләнеп биеп, аннары сәхнәгә юл алып, махсус бүләген дә алып төштеләр. Бу - Чаллыда яшәүче 88 яшьлек Әхәт абый Хикмәтуллин белән 74 яшьлек Нәзимә апа Закировалар иде. Нәзимә Гомәровна Бигеш балалар йортында, аннары озак еллар шул авылның урта мәктәбендә , соңрак Тукай районының мәгариф бүлеге урынбасары булып эшли, бүгенге көндә ул - районыбызның "Йолдыз" ветераннар клубы рәисе. Әхәт Солтанович исә - тыл ветераны, 45 ел буе монтажчы комсомол бригадасын җитәкли.

    "Яшь чагында биергә вакыт булмады, аның каравы хәзер , Ринат Гобәйдуллин әйтмешли, биегәндә аяк табаныннан утлар чыгарып, рәхәтләнеп биеп, күңел ачабыз. Бик күп фестивальләрдә катнашып, лаеклы исемнәргә дә ия булдык. Шуңа, яңгырдан куркып тормадык, бәйрәмгә килгәч, мәйдан уртасында да биедек әле", - ди елмаеп, Нәзимә апа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: