Тукайлы хатынын үтерү белән янаган өчен суд каршына басачак
Ир-атка РФ Җинаять кодексының 119 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләү белдерелгән (үтерү белән янау).
Тукай районы прокуратурасы Әҗмәкәй авылында яшәүче 49 яшьлек кешегә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Ир-атка РФ Җинаять кодексының 119 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләү белдерелгән (үтерү белән янау).
2025 елның 9 маенда кич, ир белән хатын арасында конфликт чыга, аның барышында, гаепләнүче исерек хәлдә кухня пычагын эләктереп ала һәм үз хатынын үтерергә яный.
Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Эш карау өчен мировой судка тапшырылган.
Чыганак Тукай районы прокуратурасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев