Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Туган җирен данлады

Теләнче Тамак авылының мөхтәрәм карты, бөтен тормышы, эшчәнлеге туган авылы белән бәйле мактаулы һөнәр иясе, тимерләргә җан өрүче Мөдәрис Әшрәп улы Лотфуллин белән мәчеттән өйлә намазыннан чыккач, сентябрьнең кояшлы җылы бер көнендә үткәннәрне искә төшереп сөйләшеп алдык.

80 нче елларның июнь уртасы булгандыр. Теләнче Тамак «Сельхозтехника» бүлекчәсе ишек алдына хуҗалыклардан комбайннар, ургычлар китереп тутырганнар. «Һәркайсын энәсеннән-җебенә кадәр күздән үткәреп, тузган частьларын алыштырып, төзәтеп кырга озатасы була, - ди бүлекчә башлыгы Мөдәмир Вәлиев үзе белән ияргән хезмәттәшләренә. - График тыгыз. Икеләтә тырышырга туры килер».

Шундый чакта таякның зур башы, әлбәттә инде, тимерне кырдыручы оста Мөдәрис Лотфуллинга төшә. Идарәче белә: ремонтка кайбер запас частьлар, детальләр җитмәсә, үзебездә эшләп булмасмы дип, Мөдәрис белән киңәшә. Чөнки тәҗрибәле токарь бер күз ташлаудан ук төзекләндерәсе детальнең нинди тимердән коелуын, чыдамлылыгын яхшы белә. Күп кенә тузган частьлар аның кулы аша уза, һәркайсын яңартып, чистартып заводтан чыккан кебек хәлгә китерә. Чын мәгънәсендә алтын куллы оста. Бервакыт заводтан кайткан комбайнның эскалатор болтлары кырылып чыга. Начар сыйфатлы коелмадан эшләгәннәр. Мөдәрис тиешле үлчәмен алып, берничә сәгать эчендә йөзләгән шундый болтларны әзерләп бирә. Хәер, нинди генә эш кушсаң да карышмыйча, җиренә җиткереп эшләү аның канына сеңгән. Күп рәхмәтләр ишетте ул механизаторлардан. Урак өстендә ашыгыч техник ярдәм күрсәтүчеләр гозерен дә минут эчендә эшләп бирә иде.

1975 елның март аенда аны Чаллыга чакырдылар. Бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгылары алдында хезмәттәге уңышлары өчен җылы сүзләр әйтеп, III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләделәр. Соңга таба «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем таныклыгын да дулкынланып, рәхмәт әйтеп кабул итте.

... Туган ягын ярату, кешеләре белән горурлану хисе аны олы сәхнәгә алып килде. Солдат хезмәтеннән кайткан егетнең, шинелен дә салып тормыйча, артистлык сәләтен күреп алган клуб мөдиренә рәхмәт. Төп эшеннән кайтып, тиз-тиз чәйләп алгач, кичен халык театрына ашыгуын күрә идек аның. Һәр спектакльдә җан җылысын салып башкарган рольләре дистәләрчә. Залның гөрләтеп алкышлауы күңелендә мәңге онытылмаслык тәэсир калдыргандыр. 30 елга якын авыл сәхнәләрендә тудырган образлары бүген дә аңа тагылып-ияреп йөри. Кайчак авылдашлары аңа спектакльдә уйнаган геройлар исеме белән дә якын итеп шаяртып эндәшәләр. Мөдәрис ачуланмый, көлемсерәп, тамашачы җанын кузгата алганмын икән дип үзенчә гоман кыла. Драматург Сәет Шәкуровның «Уракчы кызы»нда - Исми, Хәй Вахитның «Кияүләр»ендә - Җамалый, Аяз Гыйлаҗевның «Әткәй елый да, җырлый да» - Чал, Хәй Вахитнең «Ике килен-килендәш»ендә - Гыймран образларын чынбарлыктагыча зур осталык белән башкаруы тамашачы хәтерендә. Клуб тулы тамашачының дәррәү кул чабып аны сәхнәгә чакырган мизгелләрен Мөдәрис гомеренең иң бәхетле минутлары итеп сизгәндер, мөгаен.

Әйе, халык җырындагыча, үткән гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да. Мөдәрис авылның икътисадый һәм мәдәни тормышында якты эз калдырган шәхес. Шулар хакында уйлап, бүгенге тормыш-көнкүреше турында кызыксынам. Гомер иткән хатынын югалткан, инсульт авыруын кичергән. Аллаһы рәхмәте белән аякка баскан, һәр якты көнгә шөкер кылып, балалары - улы Марс, кызлары Чулпан, Айгөл тәрбиясендә, оныклары үсеп килүгә шатланып яши Мөдәрис ага. Аңа исәнлек-саулык телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев