Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туфан иҗатын яратучы балаларны бүләкләделәр

Апрель башында Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиясендә, халык язучысы Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышлап, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе уздырылды. Сайлап алу этабына 830 гариза кергән. «Без - Туфанлы буын!» дип исемләнгән конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында безнең районнан да бер төркем укучылар катнашты.

Конференциядә биш төрле номинация буенча остаханәләр эшләде. Укучылар үзләренең иҗади һәм фәнни эшләре белән бик уңышлы чыгыш ясадылар һәм дипломантлар булдылар. Бүләкләү тантанасы бик кызыклы һәм истә калырлык итеп оештырылган иде. Укучылар республиканың күренекле шагыйрьләре Ләбиб Лерон, Йолдыз Шәрәпова, Луиза Янсуарны, Казан федераль университетының гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты профессоры Васил Гарифуллинны, «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закированы, халык шагыйре Разил Вәлиевны, Туфан Миңнуллинның хатыны, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованы якыннан күрделәр.
"Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" остаханәсендә Түбән Суыксу мәктәбеннән 5нче сыйныф укучысы Әдилә Мортазина, 7нче сыйныф укучысы Алисә Фатыйхова (укытучылары Затия Шакирова), Биклән мәктәбеннән Алмаз Якупов (җитәкчесе Лилия Якупова), Новотроицкидан 9нчы класс укучысы Инзилә Камалова (укытучысы Кәүсәрия Мәүлиева) район данын якласалар, «Шигърият. Сөй гомерне, сөй халыкны» остаханәсендә исә Түбән Суыксудан 5нче класс укучысы Язилә Шәймәрдәнова (җитәкчесе Затия Шакирова) һәм Кнәздән 5нче класс укучысы Олеся Федорова (укытучысы Гөлнар Насифуллина) бик яхшы чыгыш ясадылар. «Фәнни эшләр. Үзем сайлаган язмыш» остаханәсендә Круглое Поле мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Алинә Мостафина (җитәкчесе Гөлия Вәгыйзова) катнашты. Иң куандырганы тагын шул булды: Түбән Суыксу мәктәбеннән Затия Шакированың өч укучысы да дипломант булдылар, ә Кнәздән Олеся Федорова Ләбиб Леронның шәхси бүләгенә дә ия булды. Кечкенә генә булуына карамастан, Олесяның шигыре тирән мәгънәгә ия булуы олуг шагыйрьне дә битараф калдырмаган. Бикләннән Алмаз Якуповка диплом белән бергә «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенең махсус бүләге дә тапшырылды.
Әлеге конференциядән укучылар тагын да илһамланып, күтәренке күңел белән кайттылар, дип хәбәр итә Биклән мәктәбенең татар теле укытучысы Лилия Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев