Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тоталь диктантка кушыл!

Тукайлылар 10 апрельдә халыкара «Тоталь диктант» акцииясенә кушыла ала.

Диктант язу районның җиде мәктәбендә (Бәтке, Түбән Суыксу, Князево, Кече Шилнә, Мәләкәс, Круглое Поле, Яңа поселогы) һәм класстан тыш эшләр үзәгендә оештырыла. Акциядә катнашырга теләгән кешеләр әлеге мәктәпләргә алдан шалтыратып исемлектә теркәлеп куя ала. Диктантны укытучылар яздыра һәм хаталарны да алар тикшерәчәк. 
Әлеге акциядә totaldict.ru. сайтында теркәлеп тә катнашырга була. Тоталь диктант 2004 елдан башлап үткәрелә, максаты – рус телен яратучы, аны яхшы белергә теләүче кешеләрне берләштерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев