Тормышлары – алсу алмадай!
Иске Җирекле авылында яшәүче Рәйсә белән Назыйм Сәләхетдиновларның йорты гөлбакча белән әйләндереп алынган. Өй эченә кергәч берсеннән-берсе гүзәлрәк гөлләрнең, төрле ысул белән чигелгән картиналарның күплегенә хәйран каласың. Кунак бүлмәсенең түрендә зур картина – мөкатдәс Хәрам мәчете чигеш белән ясалган. Мәккә-и-Мәдинә каласындагы мөселманның кыйбласы булган мөбарәк Кәгъбәтуллаһ – оста куллар белән чигелгән.
Күңелнең – нуры, өйнең яме булган кул эше бер карауда үзенә җәлеп итә. «Бу – олы бүләк! Хатыным 55 яшьлек юбилеема чикте» , – ди Назыйм әфәнде Рәйсә ханыма сөйкемле күз карашын төбәп. Бәхетле ханым исә: «Бәйрәмнәрдә күңел җылыңны салып үз кулың белән ясаган картина бүләк итү бездә матур традиция. Киленебез туган көннәргә алмаз белән чигеш ясап картина бүләк итеп тора», – дип иренең сүзләрен җөпләп куя.
Нәкъ безнеңчә матур, милли көй
– Хәзер әңгәмәбезнең музыкаль өлешенә рәхим итегез, – дип Назыйм әфәнде җыйнак, пакъ бинага дәшә. Бу – ретро күргәзмә булып чыкты. Киштәләрдә тәртип белән тезелгән музыка аппаратуралары: гармун, баян, патефон, магнитофон, радиоалгычлар. Кайсын гына кабызма, һәркайсыннан милли моң агыла. «Бусы – солдат хезмәтен тутырып кайткач якыннарым белән түгәрәк табын артында – күрешү мәҗлесендә үзем гармунда уйнап җырлавымны тасмага яздырган идем, – дип Назыйм әфәнде җитмеш-сиксәненче елларда бик популяр булган магнитофонны кабыза. – Яшьлек ядкаре булуы белән күңелгә якын ул. Ә менә бу тасмада – әтиемнең җанга якын тавышы, – ди гаилә башлыгы нәсел тарихын барлап, кадерле истәлекләрне яңартып. Дин иреге ачылгач имамлык вазыйфасын башкарган әтисе – Минневәли аганың мөкатдәс азаны, догалары җанга шифа булып сарыла. Җыйнак бинада борынгылык белән заманави кухня җиһазлары урын алган. «Россельхозцентр»да бүлек башлыгы булып эшләүче Назыйм Сәләхетдиновка «Алдынгылар слеты»нда бүләк итеп бирелгән колач җитмәслек суыткыч та шушында. Идән астында суыткычбазны һәр эшкә оста булган хуҗа үзе ясаган. Ул базда ел әйләнәсенә билгеле бер температура режимына көйләнгән хәзинә киштәләрендә үткән елгы алмаларының хуш исе әле булса сакланган булуы белән сокландыра.
Ата-бабадан күчкән рухи мирас
Назыйм Минневәли улы Сәләхетдинов – Тәтеш совхоз-техникумын, аннары Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаган. Белемен гамәлдә ныгытып, зур тәҗрибә туплаган остазга яшь белгечләр рәхмәтле. «Белемне алырга була, эш тәҗрибәсен еллар узгач туплыйсың. Ә менә чын кеше, зирәк җитәкче булырга кайда өйрәтәләр? 1978 нче елдан Тукай районында эшли башладым. Шул чорлардагы районыбыз җитәкчесе Йолдыз Вәгыйзович Курмашевтан җитәкчелек итү серләренә төшендем. Ул – тыныч, салмак холыклы кеше иде. Беркайчан, беркемгә кычкырмады, шәхесенә тел-теш тидермәде. Тәнкыйть – әче дару. Шуны кәнфит итеп төреп бирә белде. Һәр сүзе саллы булган. Бөтенебез аны хөрмәт итте. Җитәкчелек эшемдә аның ысулын үрнәк итеп алдым. Рәхмәтем чиксез аңа. Тормыш иптәшем Рәйсә – «Россельхозцентр»да әйдәп баручы агроном. Аңа мактаулы исем бирү турында Указ чыкты. Икебез дә хезмәт ветераны. Бездәге «Мактау грамотасы», «Рәхмәт хаты» томнарга җыелыр иде. Хөкүмәтебезгә, җитәкчелеккә рәхмәт – авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәтебезне югары бәяләүләре өчен», – ди ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Назыйм Сәләхетдинов.
Шүрлектәге кыска һәм озын ышкылар агач өйле балачагыма кайтара. Әткәмнән мирас булып калган ышкыны кадерләп саклавыма сөенеп куям. Биредә әнә шундый олы байлык – һөнәри мирасны дәвам итү чарасы булган эш кораллары да саклана. «Шәйхетдин бабам да, әтием Минневәли дә – балта остасы иде. Бабай авыл халкына йортлар салды. Балтапычкы, өтерге ише эш коралларына кул кычытып тору нәселдән килгән сыйфат. Аннары, гаджетларга «чумып» яшәү безнең холыкфигылебезгә туры килми. Дөрес, эш өчен кулланабыз гаджетны. Флора-фауна – безнеке! Элегрәк хуҗалыгыбызда эре мал тоттык. Каз-кош, тавык-чебешне хәзер дә асрыйбыз», – дип авыл мохитыннан аерылмауларын белдерә хуҗа.
«Эштә дә орлыкчылык, агрономия, өйгә кайткач та шул бер «балык башы» дигәндәй, бик ялкытмыймы соң?» – дим ирлехатынлы агрономнарга. «Бергә эшләвебезнең уңай ягын гына тоябыз. Бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. «Россельхозцентр» хезмәткәрләренең төп максаты – район, республикабыз басу-кырларына яхшы сыйфатлы, перспективалы, шушы климат шартларына яраклаштырылган, югары репродукцияле орлык чәчү. Бездә бары тик җирне яраткан, аны хөрмәт иткән һәм үсемлекчелек, орлыкчылыкка мөкиббән киткән кеше генә эшли ала. Районыбыз бервакытта да яхшы сыйфатлы чәчүлек орлык эзләп тирә-якка чыгып йөрмәде. Үз җирлегебезне тәэмин итү генә түгел, башка районнардан һәм күрше-тирә республика, өлкәләрдән киләләр безнең орлыкны сатып алырга. Район җирлегендәге чәчүлек җирләрнең яртысыннан артыгын орлыкка чәчелгән басу-кырлар биләп тора. Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы һәм район идарәсе белән үзара киңәшләшеп эшләгәндә генә шундый уңышка ирешергә була. Эштә бар да тәртиптә икән, өеңә дә күтәренке күңел белән кайтасың. Өеңдә татулык икән – эшкә дәрт өстәлеп тора. Тормыш яме шулдыр, – дип гаилә бәхетенең сере белән уртаклаша хезмәт юлында – коллегалар, гомер юлында чын тормыш иптәше була белгән Рәйсә Сагындык кызы белән Назыйм Минневәли улы Сәләхетдиновлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев