Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген төнлә «Татарстан» совхозы поселогында ике фатирлы йорт янды

Бүген төнге сәгать 12 тулгач янгын сүндерүчеләр «Татарстан» совхозы поселогының Новоселов урамында бер катлы кирпеч йорт януы турында хәбәр ала. Иң беренче урынга Кнәз һәм Комсомолец янгын сүндерүчеләре килеп җитә, аннары шәһәрдән киләләр. Фаҗигагә дучар булган йортта ике гаилә яшәгән була. Бер фатир тулысынча янып бетә, икенчесенең түбәсенә зур зыян...

Бүген төнге сәгать 12 тулгач янгын сүндерүчеләр «Татарстан» совхозы поселогының Новоселов урамында бер катлы кирпеч йорт януы турында хәбәр ала. Иң беренче урынга Кнәз һәм Комсомолец янгын сүндерүчеләре килеп җитә, аннары шәһәрдән киләләр. Фаҗигагә дучар булган йортта ике гаилә яшәгән була. Бер фатир тулысынча янып бетә, икенчесенең түбәсенә зур зыян килә, су сибү аркасында җиһазлар, стеналар бозыла. Ялкын барлыгы 170 квадрат метрга якын торак мәйданны урап ала. Янгын чыкканда фатирларда 10лап кеше була, алар барысы да ут эченнән чыгып котылырга өлгерә. Кызганычка, фатирларның берсе дә иминиятләштерелгән булмый. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итәләр район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев