Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тикшерү Комитетының Тукай районара бүлеге бала тапканда үлем очрагы буенча җинаять эше кузгатты

Россия Тикшерү Комитетының Тукай районара бүлеге Минзәләдә булган фаҗига уңаеннан җинаять эше кузгатты.

Искәртеп үтәргә кирәк: бүлек барлыгы 4 - Тукай, Зәй, Минзәлә, Актаныш районнарына хезмәт күрсәтә. 1980 елгы хатын-кыз бала тудыру йортында операция өстәлендә үлә, табиблар баланың да, ананың да гомерен саклап кала алмый. Тикшерү Комитетының районара бүлеге җитәкчесе Роман Шипковтан алынган мәгълүматлар буенча җинаять эше РФ Җинаятьләр Кодексының 109 маддәсенең 2 өлеше "һөнәри вазыйфаны тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үлемгә китерү" буенча кузгатылган. - Җомга, 27 декабрь көнне, махсус комиссия составында суд эспертизасы билгеләнде, аның нәтиҗәләре бер ай эчендә билгеле булачак, - диде безгә әлеге эшне тикшерүче Россия Тикшерү Комитетының Тукай районара бүлеге тикшерүчесе, юстиция лейтенанты Тәслия Хәсәншина. Хәзерге вакытта Минзәлә хастаханәсендә Тикшерү комитеты белән беррәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус комиссиясе эшли. Гаиләдә 4 балигъ булмаган бала ятим калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев