Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терроризмга каршы чаралар күрелә

Районда ел башыннан терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча профилактик чаралар планы расланган. Әлеге план нигезендә, районның эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән яшьләр арасында милләтара дуслык, үзара татулыкны пропагандалауны күздә тоткан чаралар үткәрелә. Районда дини оешмалар турында, аларның җитәкчеләре...

Районда ел башыннан терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча профилактик чаралар планы расланган. Әлеге план нигезендә, районның эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән яшьләр арасында милләтара дуслык, үзара татулыкны пропагандалауны күздә тоткан чаралар үткәрелә.

Районда дини оешмалар турында, аларның җитәкчеләре хакында мәгълүмат тупланган махсус мәгълүмати банк барлыкка китерелгән. Анда 43 ислам һәм 8 православие оешмалары теркәлгән.

Районның эчке эшләр бүлеге белән район территориясендә урнашкан мөһим объектларны - "Бегиш Аэропорты" ААҖ, "Яр Чаллы элеваторы" ААҖ, "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, "Татнефть-АЗС Центр" ҖЧҖнең Яр Чаллы филиалы объектлары тикшерелгән. Тикшерү барышында әлеге җәмгыять биналарында терроризмга каршы, диверсияләрдән саклану буенча кимчелекләр ачыкланды. Аларны төзәтү буенча тәкъдимнәр кертелде.

Шулай ук районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район территориясендә булган дини учреждениеләр белән профилактик чаралар, террористик актлар һәм башка шундый төрдәге авыр җинаятьләр кылу ниятләре булган затларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары уздырган.

Уку йортлары, торак-коммуналь, транспорт тармагында хезмәт күрсәтүчеләр, җитәкчеләр, халык арасында агарту эшләре, аларның игътибарын арттыруга юнәлдерелгән махсус чаралар да күрелә, дип хәбәр иттеләр районның терроризмга каршы көрәш комиссиясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терроризм