Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекчелек буенча алдынгылар рәтендә

Дүшәмбе көнне ТР Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агымдагы елның ун ае эчендә терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре белән чыгыш ясады. 2015 елның ун ае эчендә республикада 297 мең тонна (104 процент) терлек һәм кош ите, 992 мең тонна (104 процент) сөт, 733 миллион...

Дүшәмбе көнне ТР Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агымдагы елның ун ае эчендә терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре белән чыгыш ясады.

2015 елның ун ае эчендә республикада 297 мең тонна (104 процент) терлек һәм кош ите, 992 мең тонна (104 процент) сөт, 733 миллион данә (111 процент) йомырка җитештерелгән. 1 ноябрьгә республикада 745 мең баш (101 процент) мөгезле эре терлек, 443 мең баш (102 процент) дуңгыз, 50 мең баш (112 процент) сарык һәм кәҗә, 13,1 миллион баш (105 процент) кош исәпләнә.

Реклама

Марат Әхмәтов республикадагы шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының кимүенә игътибарны җәлеп итте. Дәүләт ярдәме шактый булуга карамастан, соңгы биш елда гына да савым малының саны якынча 17 мең башка кимегән.

Терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләренә килгәндә, районнарга бәя 2014 ел өчен биш җитештерү күрсәткечләреннән чыгып (сөт, ит җитештерү, үстерелгән мал саны, савым малының җитештерүчәнлеге, мал үрчеме) бирелде. Үткән ел нәтиҗәләре буенча алдынгылар исемлегендә Әтнә, Саба, Балтач, Актаныш кебек районннар белән бергә безнең Тукай районы да әйтеп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X