Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлек азыгы әзерләргә беренчеләрдән булып «Чаллы яшелчәсе» кереште

Район басуларында чәчү эшләре тәмамланып килә. Бүген хуҗалыклар соңгы гектарларда кукуруз чәчәләр. Механизаторлар хәзер терлек азыгы техникасының әзерлеген тагын бер кат барлый. Кичә техниканың торышын район комиссиясе дә тикшереп чыкты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кайберләре инде күпьеллык үләннәрне чаба, яфраказык җыя башладылар. Мәсәлән, пәнҗешәмбе көнне беренчеләрдән булып бу эшкә «Чаллы яшелчәсе»...

Район басуларында чәчү эшләре тәмамланып килә. Бүген хуҗалыклар соңгы гектарларда кукуруз чәчәләр. Механизаторлар хәзер терлек азыгы техникасының әзерлеген тагын бер кат барлый. Кичә техниканың торышын район комиссиясе дә тикшереп чыкты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кайберләре инде күпьеллык үләннәрне чаба, яфраказык җыя башладылар. Мәсәлән, пәнҗешәмбе көнне беренчеләрдән булып бу эшкә «Чаллы яшелчәсе» тотынды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр итүләренчә, бездә бүген барысы 14 мең башка якын терлек бар. Бер баш малга 7 центнер исәбеннән печән, 36 центнер сенаж, 49 центнер силос, 10 центнер фураж әзерләнергә тиеш. Район буенча кышка барысы 120 тонна витаминлы яфраказык туплап кую планлаштырыла.

Фотода: «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы хезмәткәрләре район комиссиясе һәм ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы, "Агросила Групп" җәмгыяте вәкилләре белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев