Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәке тартма, үзеңне сакла

Яшүсмерләр, яшьләрнең тәмәке дигән яман әйбергә ияләшүләрен, тәмәке тарту гадәтен алдан кисәтү, булдырмау өчен, даими рәвештә профилактик әңгәмәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар оештыру мөһим. Күптән түгел үзебезнең мәдәният йортында яшьләр белән «Тәмәке ул - агу!» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрдек. Мәдәният йорты хезмәткәрләре залда җыелган яшь буынга тәмәке төтененең...

Яшүсмерләр, яшьләрнең тәмәке дигән яман әйбергә ияләшүләрен, тәмәке тарту гадәтен алдан кисәтү, булдырмау өчен, даими рәвештә профилактик әңгәмәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар оештыру мөһим.

Күптән түгел үзебезнең мәдәният йортында яшьләр белән «Тәмәке ул - агу!» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрдек. Мәдәният йорты хезмәткәрләре залда җыелган яшь буынга тәмәке төтененең тартучыга булган зыяныннан кала, янәшәсендә торган кешенең сәламәтлегенә дә зур йогынты ясавы турында сөйләделәр. Аннары ачыктан-ачык сөйләшү барышында «Ни өчен тәмәке тарта башлыйлар?», «Тәмәкене нәрсәдән ясыйлар?» кебек сораулар тирәсендә дә фикер алышу шактый булды. Әңгәмәгә килүчеләр тематикага туры китерелеп ясалган плакатлы стендлардан да үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат таба алды. Очрашу ахырында исә яшьләр арасында анкета сораштыруы үткәрелде. Шул рәвешле без яшьләр алдында сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси мөһимлеген ачып бирергә, аны танытырга тырыштык, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев