Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамакта фәнни конференция

Теләнче Тамак авылы мәктәп базасында «мәктәп һәм югары уку йортларында укучы яшьләрнең экологик һәм географик белемендә дәвамчанлык " V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм КФУ тарафыннан оештырылды. Илебезнең төрле төбәкләреннән – Минзәлә, Сарман, Алабуга, Арча, Ютазы, Балык Бистәсе, Биектау, Буа, Мөслим, Тукай районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Мәскәү, Саратов өлкәсеннән һәм хәтта Казахстаннан укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

Теләнче Тамак мәктәбе укытучылары ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрделәр. Аларда һәр тема балаларга экологик тәрбия бирү белән тыгыз элемтәдә күрсәтелде. Аннары укытучылар һәм тәрбиячеләр 4 секциягә бүленеп эшләделәр. Түгәрәк өстәл артында утырганда һәркем үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, табигатьне саклауга битараф булмаган мөнәсәбәте турында сөйләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев