Техника әзерлек сызыгында
Бүген, язгы чәчүгә әзерлек кысаларында, авыл хуҗалыгы техникасын кабул итү оештырыла.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре машина-тракторларның ремонтланган һәм техник хезмәт күрсәтү үткәрелгән булуына игътибар итәчәкләр. Искә төшерәбез, быел районда чәчү 75 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак. Шуның 43 мең гектарын бөртеклеләр били: 12800 гектары көздән чәчелгән, 31032 гектары – язгы культуралар өчен. Азык культуралары 21 мең гектарда үстереләчәк. Соңрак техниканың әзерлеген Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия дә тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев