Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техника әзерлеген тикшерәләр

Бүген район башлыгы В. Хаҗиев, хакимиятнең һәм башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре составындагы комиссия, аерым төркемнәргә бүленеп, хуҗалыклардагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерә. Мәгълүм ки, 10 апрельдә сишәмбе көнне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Р. Гыйниятуллин катнашындагы комиссия язгы кыр эшләрендә катнашасы...

Бүген район башлыгы В. Хаҗиев, хакимиятнең һәм башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре составындагы комиссия, аерым төркемнәргә бүленеп, хуҗалыклардагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерә. Мәгълүм ки, 10 апрельдә сишәмбе көнне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Р. Гыйниятуллин катнашындагы комиссия язгы кыр эшләрендә катнашасы тагылма техниканың һәм тракторларның әзерлеген уңай бәяләде. "Гигант", "Чаллы яшелчәсе", "Алмаз", Сәйдәшев исемендәге, "Биклән" "Камская Нива" хуҗалыклары механизаторларының аеруча яхшы эшләүләре билгеләп үтелде.

Бүгенге комиссия төп хуҗалыклардан тыш, крестьян-фермер хуҗалыклары техникасын җентекләп карап, аларның әзерлегенә бәя бирәчәк, ачылган кимчелекләрне кичекмәстән төзәтү чаралары күрәчәк., дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техника язгы кыр эшлђре