Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТАТМЕДИА» «Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр» акциясе игълан итте

Массакүләм-мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе кысаларында «ТАТМЕДИА» медиахолдингы «Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр» дип аталган социаль акция игълан итте. Ул 18 июнь көнне төгәлләнәчәк. Социаль челтәрләрдә ул #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких дигән хэштеглар астында бара. Теләге булган һәркем якыннары, туганнары исеменә адресланган газета-журналларга подписка рәсмиләштерә ала. Гадәттәгечә подписканы почта хезмәткәрләре аша яисә Госуслуги порталы...

Массакүләм-мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе кысаларында «ТАТМЕДИА» медиахолдингы «Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр» дип аталган социаль акция игълан итте. Ул 18 июнь көнне төгәлләнәчәк. Социаль челтәрләрдә ул #ПодпишиРодителей

#ПодпишиБлизких дигән хэштеглар астында бара. Теләге булган һәркем якыннары, туганнары исеменә адресланган газета-журналларга подписка рәсмиләштерә ала. Гадәттәгечә подписканы почта хезмәткәрләре аша яисә Госуслуги порталы аша - электрон рәвештә яздырып була. Моның өчен бары тик газета-журналның тулы исемен, матбугат киләчәк вакытны ягъни периодны күрсәтү һәм банк карточкасы аша түләү генә кирәк. Беренчеләрдән булып әлеге акциягә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин кушылды.

- Акция турында мәгълүматны мин, бөтен кеше дә белеп торсын дип, үземнең «Инстаграм» социаль челтәренә урнаштырдым. Аның аша әти-әнием исеменә подписка рәсмиләштерүемне дә әйттем. Моның өчен күп вакыт кирәкми. Нибары 3 минут һәм подписка бар, - дип сөйли Андрей Владимирович. - Минем уйлавымча, бүгенге көндә бу акция аеруча да актуаль. Ни өчен дигәндә, безнең әти-әниләребез күбрәк газета-журналларның басма вариантын укып өйрәнгән. Басма матбугатка яздырып без аларны сөендерә алабыз икән, үзебез өчен дә куаныч бит ул.

Акциягә Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТРның Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТРның халык артисты Салават Фәтхетдинов та кушылдылар. Әлеге акциядән безнең редакция хезмәткәрләре дә читтә калмады, 2016 елның II яртыеллыгына якыннарын «Якты юл» газетасына яздырды.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сез дә язылу кампаниясеннән читтә калмагыз! Үзегезнең әти-әниләрегезне, якыннарыгызны да яздырырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев