Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татфондбанк мәсьәләсен чишкәндә хокукый алымнар гына кулланылачак – Илдар Халиков

Премьер-министр сүзләренчә, беренче чиратта банк активларын ачыкларга һәм кредит бирүчеләргә максималь бәядән түләү өчен сатып алучы табарга кирәк. Республика Премьер-министры банкның зыян күргән кертемчеләре белән очрашуда әлеге вәзгыятькә карата үз карашын белдерде. Аның сүзләренчә, ике мөмкин булган процесс бар. Беренчесе - Үзәк Банкның Татфондбанк һәм башка оешмаларның лицензиясен тартып алу...

Премьер-министр сүзләренчә, беренче чиратта банк активларын ачыкларга һәм кредит бирүчеләргә максималь бәядән түләү өчен сатып алучы табарга кирәк.

Республика Премьер-министры банкның зыян күргән кертемчеләре белән очрашуда әлеге вәзгыятькә карата үз карашын белдерде. Аның сүзләренчә, ике мөмкин булган процесс бар. Беренчесе - Үзәк Банкның Татфондбанк һәм башка оешмаларның лицензиясен тартып алу турындагы карарыннан баш тартуы. "Әлеге сорау ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булу ягыннан җиңелләрдән түгел", - диде Илдар Халиков. Икенче вариант инде башланган процесс - банкны финанс сәламәтләндерү (банкротлык).

Илдар Халиков, «ТФБ Финанс» клиентларына ярдәм итәргә мөмкин, диде. Хәзер, инвестицион оешма клиентларын кертемчеләр дип танып, аларга иминият түләүләрен бирү өстендә эш алып барыла.

Встреча с инициативной группой вкладчиков ТФБ

"Тагын бер хокукый яктан мөһим булган процесс. Юкка гына бүгенге очрашуга республика прокуроры урынбасары Марат Долговны чакырмадык. Бу юридик эшләр "ТФБ Финанс" клиентларыннан булган 1770 кешегә башка кертемчеләр кебек иминият түләвендә тигез шартларда булу мөмкинлеген бирә. Прокуратура моны социаль яктан якланмаган граждан категориясенә карата гына эшли ала. Биредә Лариса Юрьевна да бар (Лариса Глухова Татарстан Республикасы Юстиция министры - ТИ). Аңа республика Президенты һәм минем тарафтан башка категория гражданнарга карата да дәгъва әзерләргә кушылды", - диде Халиков.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта банк активларын ачыклау буенча эш алып барыла. "Параллель рәвештә хокук саклау органнары һәм хәзер куелган вакытлача администрация эшли, - дип билгеләде Премьер-министр. - Эшнең мәгънәсе активларның кайдалыгын, күпме икәнен һәм аларны күбәйтү өчен нишләргә икәнлегендә. Бу банкның күбрәк кертемчесенең соравын уңай хәл итү максаты өчен эшләнә. Активлар бар. Безнең бурыч - аларның күбрәк булуы һәм максималь бәядән сату. Бу күбрәк кертемче соравын уңай якка чишү өчен кирәк".

Встреча с инициативной группой вкладчиков ТФБ

Очрашу барышында зыян күргән банк клиентларының вәкилләре социаль ярдәм фонды оештыру һәм Татарстан бюджеты һәм дәүләт оешмаларынан анда акча җәлеп итергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимгә карата Хөкүмәт башлыгы, хокукый яктан дөрес түгел, бу вариант каралмый, диде.

Очрашуда Премьер-министр хокукый юл гына проблеманы чишә алачагын белдерде. «Без бу җитди проблемадан читләшә алмыйбыз. Бергәләп чыгу юлларын эзләячәкбез", - диде.

Встреча с инициативной группой вкладчиков ТФБ

Катнашучылар тагын киләсе дүшәмбедә кабат сөйләшүгә җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев