Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татэнергосбыт» Тукай районының бюджет учреждениеләре белән электрон документлар әйләнешен гамәлгә кертә

Үзенең кулланучылары булган юридик затлар, шул исәптән бюджет тармагы учреждениеләре белән электрон документлар әйләнешен гамәлгә кертүне агымдагы елда «Татэнергосбыт» җәмгыяте төп эш юнәлешләреннән берсе итеп куя. Үзара электрон элемтә булдыру электр энергиясе белән тәэмин иткән өчен түләүләрне исәпләгәндә кулланучыны предприятиенең офисына килеп йөрүдән азат итә. Бу бюджет акчаларын, транспорт чыгымнарын...

Үзенең кулланучылары булган юридик затлар, шул исәптән бюджет тармагы учреждениеләре белән электрон документлар әйләнешен гамәлгә кертүне агымдагы елда «Татэнергосбыт» җәмгыяте төп эш юнәлешләреннән берсе итеп куя.

Үзара электрон элемтә булдыру электр энергиясе белән тәэмин иткән өчен түләүләрне исәпләгәндә кулланучыны предприятиенең офисына килеп йөрүдән азат итә. Бу бюджет акчаларын, транспорт чыгымнарын һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эш вакытын экономияләргә ярдәм итә. Моңа кадәр аларга аена берничә мәртәбә документлар артыннан килергә туры килә иде.
Шулай итеп, республиканың шәһәр һәм муниципаль районнары исәбеннән финанслана торган бюджет учреждениеләре документларны «Татэнергосбыт»ка март аеннан тулысынча электрон формада тапшыра башлый. Февраль башында әлеге оешмаларга бу турыда хат белән хәбәр ителгән иде инде.
Бүгенге көндә «Татэнергосбыт» клиентлары исәп-хисап счетларын, счет-фактураларны, электрдан файдалану исемлекләрен электрон юл белән тапшыра ала.
Моннан тыш, системада исәпләү приборлары күрсәткечләре макеты аша «Челтәрләр компаниясе» белән өчьяклы килешү дә гамәлгә ашырылды.
Әйтергә кирәк, әлеге сервистан бюджет оешмалары гына түгел,
«Татэнергосбыт» ААҖнең барлык клиентлары файдалана ала. Квалификацияле электрон имзасы булган һәр клиент системада түләүсез эшли ала.
Системада эшне башлаганда клиентка «Татэнергосбыт»ның энергия белән тәэмин итү турында килешү төзелгән филиалына яки офисына килеп электрон юл белән эшләү турында өстәмә килешү төзергә кирәк. Сораулар туганда 8-800-200-25-26 түләүсез күпканаллы телефоны аша контакт-үзәккә шалтыратырга була.
Электрон документлар әйләнеше системасына кушылу өчен кирәкле документлар һәм таләпләр хакында «Татэнергосбыт» ААҖнең www.tatenergosbyt.ru рәсми сайтыннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев