Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар Кырымның каршылыклар һәм бәрелешләр мәйданы булмавын тели

Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Симферополь шәһәрендә булып, Татарстан һәм һәм Кырым Автономияле Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. Ул әлеге очрашуда Кырым татарлары белән элемтәне ныгыту теләген белдерде. Украина составындагы Кырым Республикасында бүген 243 меңнән артык татар яши. Бу мондагы барлык халыкның 12 проценты дигән сүз. «Бүген иң...

Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Симферополь шәһәрендә булып, Татарстан һәм һәм Кырым Автономияле Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. Ул әлеге очрашуда Кырым татарлары белән элемтәне ныгыту теләген белдерде. Украина составындагы Кырым Республикасында бүген 243 меңнән артык татар яши. Бу мондагы барлык халыкның 12 проценты дигән сүз. «Бүген иң мөһиме - Кырымда тыныч булсын, безнең бурыч - милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау», - дип белдерде Президент.

Кичә шулай ук Кырым Республикасына ярдәм итү, Россия һәм Украина арасындагы дуслыкны саклау йөзеннән Казанда митинг үткәрелде. Ахырдан россиялеләр кебек үк татарстанлыларның да Украинада барган күңелсез вакыйгаларга битараф кала алмауларын, Кырым каршылыклар һәм бәрелешләр мәйданы түгел, ә тынычлык регионы булып калсын иде дигән теләкне белдергән резолюция кабул ителде.
Шушы көннәрдә Кырым халкына ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, предприятие һәм оешма коллективларына да мөрәҗәгать белән чыкты. Ул Кырым Автономияле Республикасында яшәүче ватандашларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә чакырды. Әлеге уңайдан Татарстанда тиешле счет ачылган һәм «Кырым халкына ярдәмгә» акча җыю оештырылган.
Теләгән һәркем түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерә ала:
«Ак Барс Созидание» хәйрия фонды, 420124, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Меридиан урамы,1а, тел.: 8(843)519-38-63, 519-38-53, 518-89-15, e-mail: abcrt@mail.ru, http://akbarssozidanie.ru
Реквизитлар:
Расчетный счет в рублях
Благотворительный фонд «Ак Барс Созидание»
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО "АК БАРС" БАНК
БИК 049205805
корреспондентский счет 30101810000000000805
назначение платежа «В поддержку жителей Крыма».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев