Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ярты мең кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята

Республикада 42 кеше үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган.

атарстанда 502 кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Тулаем алганда, стационарда пневмония белән 502 кеше ята, һәм төп диагноз вируслы үпкә ялкынсынуы», — дип сөйләде министр урынбасары.

Шулай ук Альмир Абашев республикада 42 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылганы турында сөйләде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда вируслы пневмония белән авыручылар саны арта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев