Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинациянең кайчан узачагы билгеле
Хәзер республикада риск төркеменә керүчеләргә, нигездә медицина хезмәткәрләренә прививка ясыйлар.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» препараты белән массакүләм вакцинацияләү республикага җитәрлек санда вакцина кайтартылгач башланачак. Бу турыда «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Төбәккә „Спутник V“ вакцинасы җитәрлек санда кайткач, массакүләм вакцинацияләү башланачак», — диде спикер.
Искәртеп үтик, бүгенгә Татарстанга медицина хезмәткәрләре һәм риск төркеменә керүче башка вәкилләр өчен мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтты.
«Беренче чиратта, риск төркеменә керүчеләр, йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләр турында сүз бара», — дип аңлатты министр урынбасары.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикага кирәкле санда вакцина кайткач массакүләм прививка ясалачак һәм бу хакта республикада яшәүчеләргә игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев