Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда быел ипотека буенча 123 йорт куллануга тапшырылачак

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында дәүләт программаларын тормышка ашыру хакында видеокиңәшмә булып үтте. Аны Татарстан Республикасның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин алып барды. 2014 елга 26 төп программа кабул ителгән, дип башлады сүзен министр. Төрле күрсәткечләр буенча 2,4 миллион квадрат метр торак төзәргә планлаштырыла. Ипотека программасы буенча...

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында дәүләт программаларын тормышка ашыру хакында видеокиңәшмә булып үтте. Аны Татарстан Республикасның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин алып барды.

2014 елга 26 төп программа кабул ителгән, дип башлады сүзен министр. Төрле күрсәткечләр буенча 2,4 миллион квадрат метр торак төзәргә планлаштырыла. Ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 383,4 квадрат метрны тәшкил иткән 6483 фатирлы 123 йорт куллануга тапшырылачак. Моннан тыш, республикабызда ФАПлар, яңа мәдәният йортлары, полиция участоклары да төзеләчәк. Бүгенге көндә исә 13 муниципаль районда, шул исәптән безнең районда да фельдшер-акушерлык пунктларын төзү өчен фундаментлар салынган, дип хәбәр ителде видеокиңәшмәдә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев