Татарстанда бүген һава +27 градуска кадәр җылыначак
Яңалыклар

Татарстанда бүген һава +27 градуска кадәр җылыначак

11 августта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

Явым-төшемнәр көтелми. Иртән урыны белән томан төшәчәк. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә җил исәчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә һава температурасы +6..+11 градус булачак, көндез исә һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев