Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясенә кушыла

Гадәт буенча, биналарның, корылмаларның, торак йортларның яктырту җайланмалары 1 сәгатькә сүндереләчәк Бүген, 28 март көнне сәгать 20.30 дан 21.30 га кадәр, Татарстанда ел саен уздырыла торган Халыкара "Җир сәгате" акциясе була. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт органнарын, предприятиеләр һәм оешмаларны, шулай ук республика халкын әлеге акциягә кушылырга чакыра....

Гадәт буенча, биналарның, корылмаларның, торак йортларның яктырту җайланмалары 1 сәгатькә сүндереләчәк
Бүген, 28 март көнне сәгать 20.30 дан 21.30 га кадәр, Татарстанда ел саен уздырыла торган Халыкара "Җир сәгате" акциясе була. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт органнарын, предприятиеләр һәм оешмаларны, шулай ук республика халкын әлеге акциягә кушылырга чакыра. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел, гадәт буенча, биналарның, корылмаларның элмә такталарындагы архитектура-декорация элмә утлары, торак йортларны яктыртучы утлар, гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган электр җайланмалары сүндереләчәк, шулай ук электр энергиясен файдалануны киметүдә башка чаралар күреләчәк.
"Татар-информ " мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Казанда, узган елдагы кебек үк, акция барышында "Казан Кремле" музей-тыюлыгы, шул исәптән ТР Президенты резиденциясе - Губернатор сараенда, Сөембикә манарасында, Кол Шәриф мәчетендә, Благовещение соборы һәм ансамбльнең башка корылмаларында, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт Советы биналарында архитектур сәнгати яктырткычлар сүндереләчәк. Европадагы иң зур стадионнарның берсе булган "Казан-Arena" медиафасадын сүндерү дә ниятләнә. Акциягә Казан мэриясе дә кушылачак: Казан ратушасы һәм кала хакимияте биналарындагы яктырткычлар сүндереләчәк.
Искәртеп узабыз: 2014 елда "Җир сәгате" акциясендә 400 дән артык сәнәгать оешмасы, министрлык һәм ведомстволар, республиканың төрле учреждениеләре катнашкан иде. Акция уздыру нәтиҗәсендә, 160 МВт көчле электр энергиясе янга калды. Әлеге чара мартның соңгы шимбәсендә ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан үткәрелә. Ул төрле дәүләтләрдә яшәүче халыкның энергия һәм ресурсларны сакчыл файдалану, экологик шартларны яхшыртуны планета масштабында бергәләп чишү билгесен күрсәтә.
фото http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев