Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан прокурорына райондашлар җир мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр

Кичә район прокуратурасы бинасында бер сәгать дәвамында район халкын Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кабул итте. Республиканың баш прокурорына ул көнне барлыгы 19 мөрәҗәгать булды. Кабул итүгә райондашлар шәхси сораулар белән дә, коллективлар белән дә килгәннәр иде. Халык, нигездә, җир проблемаларына кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде, ике мөрәҗәгать хезмәт хакы түләмәү буенча булды....

Кичә район прокуратурасы бинасында бер сәгать дәвамында район халкын Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кабул итте. Республиканың баш прокурорына ул көнне барлыгы 19 мөрәҗәгать булды. Кабул итүгә райондашлар шәхси сораулар белән дә, коллективлар белән дә килгәннәр иде. Халык, нигездә, җир проблемаларына кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде, ике мөрәҗәгать хезмәт хакы түләмәү буенча булды. Барлык сораулар республика прокуроры контроленә алынды. Аннары Илдус Нәфыйков кабул итүне Яр Чаллыда дәвам итте. ТР прокуратурасыннан тикшерүчеләр төркеме районда әле 23 майга кадәр эшләячәк. Теләүчеләр бу көннәрдә тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев