Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты сайтында Тукайның "Шүрәле" әкиятен түләүсез тыңлап була

Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.

Татарстан китап нәшрияты сайтында Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкиятен түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.

фото: tatkniga.ru

"Илдус абый Әхмәтҗанов Габдулла Тукай әсәрләрен иң шәп укый торган артистыбыз. Шуңа күрә безнең алда Тукай әсәрен кем укырга тиеш дигән сорау тормады да", - диде нәшрият хезмәткәре. 

Әлеге аудиокитаплар ирекле кулланылышта. "Шүрәле" әкиятен Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә әлеге сылтама аша тыңларга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев