Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан хаҗилары Мәккәдә

Татарстан хаҗилары, шул исәптән Чаллы шәһәре, Мизәлә, Тукай районнарыннан соңгы төркем Мәккәгә 17 сентябрьдә китте. Кичә алар тиешле урыннарга барып җиткән. Олы хаҗ гамәлләрен башкару өчен килгән дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңай шартлар тудырылган. Хаҗилар 4-6 кешегә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яши. Кунакханәгә махсус үткәрү кәгазе белән генә кереп була,...

Татарстан хаҗилары, шул исәптән Чаллы шәһәре, Мизәлә, Тукай районнарыннан соңгы төркем Мәккәгә 17 сентябрьдә китте. Кичә алар тиешле урыннарга барып җиткән. Олы хаҗ гамәлләрен башкару өчен килгән дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңай шартлар тудырылган. Хаҗилар 4-6 кешегә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яши. Кунакханәгә махсус үткәрү кәгазе белән генә кереп була, шуңа күрә чит кешеләр бирегә үтеп керә алмый. Ул Әл-Харам мәчетеннән 3,5 км ераклыкта урнашкан. Һәр 15-20 минут биредән мәчеткә "ДУМ РТ Хадж"ның автобуслары йөреп тора.

Хаҗиларны көнгә ике тапкыр ашату каралган, чәй һәм каһвә белән тәүлек буе тәэмин итәләр. "ДУМ РТ Хадж" программасы буенча изге хаҗ сәфәрен кылучыларга туганнары белән элемтәдә булу өчен җирле SIM-карталар тараттылар, кунакханәдә бушлай wi - fi да бар. Сәфәр барышында хаҗиларны 15 табиб озатып йөри. Кунакханәдә түәлек буе 2 медпункт эшләп килә. Хаҗны үтәгәндә дә алар Минә һәм Гарәфә үзәне тирәсендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев