Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан фермерларына агробизнесны нәтиҗәле алып барырга өйрәтәчәкләр

Өч көнлек курслар 5-7 февральдә узачак.

Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары өчен «Хуҗалык итүнең кече формалары шартларында агробизнесны нәтиҗәле алып бару» квалификация күтәрү курслары узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч көнлек курслар 5-7 февральдә узачак. Курслар «Яшь фермерларга ярдәм итү», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Кооперацияне үстерү» программалары буенча үткәрелә.

Лекцияләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук институт укытучылары укыячак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре АПКда кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары, авыл икътисадының нәтиҗәлелеген тәшкил итүче чаралар, крестьян (фермер) хуҗалыклары төзүнең норматив-хокукый базасы һәм эшчәнлеге турында сөйләячәкләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев