Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарча диктант»ка кушылабыз

26 сентябрьдә Тукай районы мәктәпләре «Татарча диктант» бөтенроссия акциясенә кушыла.

Бу көнне татар теле укытучылары 8-11 сыйныф укучыларына, мәктәптә эшләүче педагогларга һәм барлык персоналга диктант яздыра. Акция 11.00 сәгатьтә башлана. Әлеге чараның максаты – татарча грамоталы язуга, әдәби тел белүгә омтылышны көчәйтү, татар телен укытуга карата кызыксыну уяту. «Татарча диктант»та катнашкан һәркем үзенең татар грамматикасын һәм орфографиясен белү дәрәҗәсен тикшереп бәяли алачак. 
Теләге булган кешеләр ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки www.diktant.tatar сайтында акциягә кушыла һәм үз диктант текстларын +7 953-483-77-11 (Whats App) номерына җибәреп тикшертә ала. Диктант язу мәйданчыклары Россиянең барлык субъектларында, Татарстанның бөтен районнарында оештырыла. Татарстанлылар өчен диктант тексты – Ибраһим Гази, ә Россия төбәкләрендә яшәүчеләр өчен Нәби Дәүли әсәреннән алыначак. Ә чит илдә яшәүчеләргә Афзал Шамов әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев