Ташландык өйләрне-контрольгә
Тукай районы авыл җирлекләрендәге ташландык өйләрне махсус контрольдә тотачаклар. Авыл җирлекләре башлыкларына әнә шундый күрсәтмәләр бирелде. Шәһәргә якын булу сәбәпле ташландык биналарда читтән килеп теркәлмичә яшәп ятучылар булырга, качаклар, төрле җинаятьчеләр хәтта террористлар да аулак, хуҗасыз өйләргә ияләшергә бик мөмкин.
Авыл җирлекләренә килүче чит ил гражданнарын да күз уңында тотарга кушылды. Иминлегебез өчен һәр авыл кешеләре читтән килүчеләрне игътибар үзәгендә тотсын иде. Шикле кешеләр хакында тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев