Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Таңбатыр»да җылылык системасын алмаштыралар

Бүгенге көндә Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында тулысы белән җылылык системасын алмаштыру эшләре бара. - Бакчабызда бик салкын иде. Хәзер исә бөтен бүлмәләргә радиаторлар куялар. Бу бик матур да, уңайлы да, ә иң мөһиме, җылы да булачак, - дип белдерде бакча мөдире Гүзәлия Саматова. Ремонт эшләре белән «Тукайтеплогаз» оешмасы шөгыльләнә....

Бүгенге көндә Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында тулысы белән җылылык системасын алмаштыру эшләре бара.

- Бакчабызда бик салкын иде. Хәзер исә бөтен бүлмәләргә радиаторлар куялар. Бу бик матур да, уңайлы да, ә иң мөһиме, җылы да булачак, - дип белдерде бакча мөдире Гүзәлия Саматова.

Ремонт эшләре белән «Тукайтеплогаз» оешмасы шөгыльләнә. Инженер Айрат Ахунов җитәкчелегендә бакчада 4 кеше эшли. Гүзәлия Габдрахмановна сүзләренә караганда, «Тукайтеплогаз» оешмасының җитәкчесе Вахит Насыйбуллин да көн саен килеп, эш барышын тикшерә. Ә бакча мөдире белән кече тәрбияче Гөлсинә Бәйрәмова бүлмәләрдә косметик ремонт эшләре белән шөгыльләнәләр. Алга таба бакчада су системасын һәм канализацияне алмаштыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хђбђрлђр