Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын өч инвалидка ярдәм итәчәкләр

Район инвалидлар җәмгыятенең хәйрия фондына кергән акчаларны файдалану буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда райондашлардан кергән биш гариза каралды. 

Беренче гариза Бәтке авыл җирлегендә яшәүчедән. Ул инвалид баласының буыннарын дәвалау hәм сәламәтлеген ныгыту өчен Алмаг-01 аппаратын сатып алырга ярдәм итүне сорый.
Икенче гариза Теләнче Тамак авылында яшәүче инвалид баланың әти-әнисеннән. Бала шикәр чире белән авырый, аңа канындагы глюкоза дәрәҗәсен тикшереп тору өчен техник җайланма кирәк. 
Калмия авыл җирлегендә яшәүче инвалид бала да кыйммәтле медицина ярдәменә hәм даруларга мохтаҗ. Баланың дигнозы – Даун синдромы. 
Алдагы мөрәҗәгать «Татарстан» совхозы поселогыннан. Балалар церебраль параличы белән авыручы балага коену өчен кресло кирәк. Бу җайланма да бик кыйммәт. Шундый ук креслоны әлеге поселоктан тагын бер инвалид бала сорый. Шуңа өстәп, аңа урамда йөрү өчен коляска сатып алырга да ярдәм кирәк.
Комиссия әгъзалары беренче өч гариза буенча бертавыштан уңай карар кабул итте. Ярдәмнең гомуми күләме 151 мең сум тәшкил итә. Соңгы ике гариза бүгенге көндә карауда. Әгәр инвалид балаларны реабиталицияләү һәм абилитация программасы буенча коену креслосы белән тәэмин итү мөмкинлеге булса, бу мәсьәлә шул программа буенча хәл ителәчәк. Юк икән, ике гариза да янәдән комиссия утырышында каралачак. 
Комиссия беренче утырышта каралган мәсьәләләргә дә кире кайтты. Искәртеп үтәбез, бу утырышта ике гариза буенча уңай карар кабул ителгән иде. Бүгенге көндә Түбән Суыксу авылында яшәүче инвалид балага техник чаралар сатып алынган. Калмиядә яшәүче инвалид та тормыш өчен кирәкле hәм кыйммәтле дару препараты алуга ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев