Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын агач утырттык

"Агач утырту көне" дип аталган республика акциясе районда дәвам итә. Аның кысаларында узган атнаның чәршәмбесендә һәм җомгасында Яңа поселогы белән Әҗмәкәй авыллары арасында һәм Калмаш белән Күзкәй арасында барлыгы тугыз километрда өчәр рәт итеп 30 мең төп чыршы үсентесе утыртылды. Өмәгә Әҗмәкәй, Калмаш, Боерган, Калмия, Күзкәй авыл җирлекләренең мәктәп укучылары...

"Агач утырту көне" дип аталган республика акциясе районда дәвам итә. Аның кысаларында узган атнаның чәршәмбесендә һәм җомгасында Яңа поселогы белән Әҗмәкәй авыллары арасында һәм Калмаш белән Күзкәй арасында барлыгы тугыз километрда өчәр рәт итеп 30 мең төп чыршы үсентесе утыртылды. Өмәгә Әҗмәкәй, Калмаш, Боерган, Калмия, Күзкәй авыл җирлекләренең мәктәп укучылары һәм укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, Яңа поселогының Сарман авыл хуҗалыгы колледжы филиалы укучылары һәм укытучылары, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы, авыл җирлекләре хезмәткәрләре чыкты. Барлыгы 100дән артык кеше катнашты. Яшь үсентеләр Түбән Кама урман хуҗалыгыннан кайтарылды. Районда әлеге эшне оештыручы, район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зариповның әйтүенчә, Калмаш - Күзкәй юлында тагын ике километрда, Яңа поселогы - Әҗмәкәй арасында тагын унбер километрда агач утыртасы кала әле. Анысы киләсе көзгә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев