Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табылдык ташбака

Табылдык ташбака

– Апа, менә бу ташбаканы алыгыз әле.
Елена ханым, компьютер мониторына төбәлгән карашын яшүсмер малайларга күчерергә дә өлгерми, аның эш өстәлендә ташбака пәйда була. Яралы ташбака. Аны күргәч, Елена аздан гына кычкырып җибәрми. Нәни ташбаканың панциры ярылган, аннан кан саркып тора. Елена ташбаканы сак кына кулына ала. 
– Апа, ике йөз сум бирегез, ташбака өчен, – димәсеннәрме?!. 
– Чак кына авып китмәдем. Болар «бизнесмен» икән бит. Ул вакытта ике йөз сум зур акча иде әле. Бизмәннең бер тәлинкәсенә – ташбака, икенчесенә ике йөз сум куелган. Күңел бизмәнендә бары тик ташбака. Өйгә алып кайттым, ярасын юып бәйләдек, ашарына салдык. Икенче көнне ташбаканы ветеринарга алып бардык. Кызыма ул вакытта ун яшьләр чамасы иде. Юлия табылдыкка исем кушты – Нюша булды. Кызым ташбакалар тормышы белән ныклап кызыксына башлады. Аларны ничек тәрбияләргә икәнлеген өйрәнде. Безнең гаиләнең яңа әгъзасы кызыклы җан иясе булып чыкты, – дип Елена ханым табылдык ташбака хакында яратып сөйли. 
Менә берничә ел инде Нюша яңа гаиләсендә яши. Юлия аны кияүгә чыккач та үзеннән калдырмый. Ире Айнур да ташбаканы бик ярата. Кыш көннәрен, күпчелек вакыт, ташбака йоклап үткәрә. Кайвакыт кышын да аяз көннәрдә йокысыннан уянып, кояш нурларына иркәләнәсе килеп, башын сузып тәрәзәгә карый. Көннәр җылынуга ташбаканы Кама буена, табигатькә алып чыгалар. Иң элек ул әле анда, әле монда чаба-чаба нидер эзли. Аннан дикъкать белән тирә-якны күзәтә. Юк, башка ташбакалар күренми. Димәк, тынычланып, тирә-юньне күзәтеп, салмак кына йөрсәң дә була дигән нәтиҗәгә килә, ахрысы. Нюшага бәхет елмайган. Ул мәрхәмәтле кешеләр кулына тап булган. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев