Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Супер әби» исемен алу өчен сигез әби көч сынашты

Һәр елдагыча октябрь аенда, авылда бетмәс-төкәнмәс эшләрне бераз төгәлләп, кышка керергә әзерләнгән, бераз бушаган чорда районның әби-бабайлары «Супер әби» һәм «Супер бабай» исеме өчен көрәшә. Быел, кызганычка, бабайлар арасында бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр булмаган, әбиләрдән исә сигез кеше үз көчен сынап карарга уйлаган.

Моңа кадәр шактыеның сәхнәдә йөргәне булса да, әлеге конкурска әбиләр барысы да беренче тапкыр килгән. Җил-буран уйнап торган, аяк асты, трассалар бозга капланган ул көнне аларның җыенып юлга чыгулары, шуның өстенә балаларын, оныкларын туплап алып килүләре, күргәзмәгә дип кул эшләрен дә ватмый-сындырмый китереп җиткерүләре үзе үк зур батырлык. Круглое Поле мәдәният йортында үткәрелгән әлеге чарага килгән халык бәйге башланганчы нәкъ менә шул күргәзмә белән танышты. Ә анда ниләр генә юк: җиләк-җимештән, яшелчәдән әзерләнгән ризыклар, камыр ашлары, төрле материаллардан ясалган сыннар, чиккән сөлгеләр, үзләре язган шигырьләрнең кулъязмалары һ. б. Барысына да күп көч кергән, чын күңел биреп эшләнгән.

Катнашучыларны һәм кичәгә килгән җанатарларны иң беренче булып сәхнәдән Иске Абдулның «Асылъяр» җыр ансамбле сәламләде. Аннары алып баручы, район мәдәният бүлегенең сәнгать җитәкчесе Рәмилә Сәгъдиева бәйгенең башлануын игълан итте. Сәхнәгә берәм-берәм катнашучылар чакырылды.

«Супер әби» исеменә дәгъва итүчеләрнең беренчесе - «Татарстан» совхозы поселогыннан Тәнзилә Әхмәдиева. Тәнзилә апага 70 яшь. Дүрт бала үстергән, бүген җиде оныгы бар. Бәйләргә, гөлләр үстерергә, китап укырга ярата. Тормыш девизы - һәрвакыт алга барырга һәм җиңәргә. Бәйгегә дә Тәнзилә апа шушы максатны күздә тотып килгән.

Икенче булып сәхнәгә Түбән Суыксудан 73 яшьлек Лилия Гыйздәтуллина чыкты. Ул өч баласының кадерле әнисе, ике оныгының яраткан әбисе. Инде шактый олы яшьтә булса да, бакчада эшләргә бик ярата, кул эшләре остасы да, балаларын, оныкларын һәрвакыт тәмле ашлар белән сыйлап тора. Хыялы - киләчәктә дә авыруларга бирешмичә, яраткан әни, сөйкемле әби булып яшәү.

Өченче катнашучы - Биклән авылыннан Фирия Гарипова. Әле яшь әби - нибары 57сен тутырган. Ике бала үстергән, бүген биш оныгы бар. Авылның мең төрле хуҗалык мәшәкатьләреннән арынган арада шигырьләр язарга да вакыт таба. Сәламәт булып, тормыш иптәше, балалары, оныклары белән бергәләп озак яшәргә дигән максатны үз алдына куя.

Теләнче Тамактан килгән Наилә Зарифуллина теләк булса, бар да була дигән девиз белән яши. Наилә апага 70 яшь. Өч бала әнисе, җиде оныгының әбисе. Шулай ук бакча эшләрен ярата, оста итеп камыр ашлары пешерә. Шуларга өстәп, сәйлән белән чигә, балчыктан сыннар ясый. Әлеге шөгылен яшь буынга да өйрәтеп калдыруны үзенә максат итеп куя. Наилә апага еш кына сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килә.

Чираттагы катнашучы - Рәзинә Мәкъсүмова Калмаш авылыннан. «Үз гомеремдә сәхнәгә күп чыгарга туры килде. «Супер әби»дә катнашырга тәкъдим булгач, үземне сынап карарга уйладым. Авылның фольклор ансамбленә дә оешканнан бирле йөрим, авыл үзешчәннәре куйган спектакльләрдә дә катнашам. Шулай ук шигырьләр яратам. Әлбәттә, бу бәйгегә бик җитди карыйм. Супер әби булырга өметләнмим, шулай да нинди дә булса номинациянең җиңүчесе булырмын дип уйлыйм», - дип тәэсирләре белән уртаклашты ул конкурс алдыннан. Рәзинә апага 63 яшь. Өч бала үстергән, тугыз оныгы бар.

Резидә Туктарова - катнашучылар арасында иң яшь әби. Шулай булса да инде алты оныгы бар, өч бала үстереп олы тормышка озаткан. Әле 53 яшен генә тутырган Резидә ханым Иштирәк авылында яши, башлангыч сыйныфта балалар укыта.

Ак яулыгын бәйләп, моңлы тавышы белән сәхнәгә җырлап чыккан Асия Хәсәнова исә арада иң өлкәне. Аңа бүген 79 яшь, Новотроицкоеда яши. Асия апа балаларга һәм оныкларга да бик бай икән: ул җиде баласының газиз әнисе, унике оныгының, унике оныкчыгының яраткан әбисе. Шигырьләр яза, аларны туплап «Күңелем хисләре» һәм «Сагыну таңнары» дигән ике китап та чыгарган. Әле һаман да Сабантуйларга сөлге чигә, ашъяулыклар чигеп оныкларына бүләк итә, гөлләр үстерә.

Иске Байлардан Ләйсинә Авзалова да матурлык ярата, чәчәкләр, гөлләр үстерә, бәйли, чигә. Шулай ук үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. 66 яшьлек Ләйсинә апаның бүген өч баласы, дүрт оныгы яратып, әни, әби дип торалар.

Республикада парклар һәм скверлар елы икәнен искә алып, оештыручылар бәйгенең икенче өлешен яшел этап дип атарга булганнар. Әбиләр бу өлештә үзләре яраткан агач яки куак, аны үстерү, тәрбияләү серләре турында сөйләргә тиеш иде. Катнашучылар барысы да диярлек балан куагына тукталды. Бу җимешнең дәвалау серләрен ачты, аннан нинди тәмле ризыклар пешереп булуын тамашачылар һәм жюри игътибарына җиткерде.

Өченче өлештә бәйгедә катнашучылар җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Һәр чыгыш үзенчәлекле булуы белән истә калды. Быелгы конкурс шуның белән дә игътибарны җәлеп итте - бер генә әби дә бу этапта үзе генә чыкмады, алар сәхнәдә ирләре, оныклары, балалары, туганнары белән чыгыш ясады. Шулай итеп, аларны да үзешчән сәнгатькә тартты.

Жюри исә чыгышларга бәя биргәндә, иң беренче чиратта, конкурс биремнәрен башкарып чыгар өчен ни дәрәҗәдә көч кергәненә игътибар итте. Сүз дә юк, барлык әбиләр дә сәләтле, тырыш. Ләкин бәяләүчеләр «Супер әби» исеменә иң лаек дип Теләнче Тамактан Наилә Зарифуллинаны тапты. Лилия Гыйздәтуллина - «Иң сөйкемле әби», Рәзинә Мәкъсүмова - «Иң экстравагант әби», Асия Хәсәнова - «Оныкларга иң бай әби», Тәнзилә Әхмәдиева - «Иң элегант әби», Ләйсинә Авзалова - «Иң оста куллы әби», Фирия Гарипова - «Иң заманча әби», Резидә Туктарова «Иң артист әби» номинацияләрендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев