Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Супер-әбиләр супер-оныкларын да эшкә җикте

Быелгы «Супер-әби» бәйгесе башка еллардан бик тә үзенчәлекле бер ягы белән аерылып торды - әбиләр сәхнәгә бар гаиләләрен чыгарды, шулай итеп балаларын да, оныкларын да эшкә җикте. Һәм, әйтергә кирәк, бу чарага үзенә бер матур төсмер бирде, кызыклырак итте. Оештыручыларның әлеге алымны куллануы, миңа калса, тәрбияви яктан да бик әһәмиятле...

Өлкәннәр декадасы кысаларында үткәрелгән быелгы конкурста 13 әби катнашырга теләк белдергән. Алар арасында кул осталары, шигырь язучылар, җырчы-биючеләр, спорт белән шөгыльләнергә яратучылар, күпләп мал асраучылар һәм башка бик күп төрле эшләр белән мавыгучылар бар. Берсе дә кул кушырып өйдә утыра торган түгел, актив тормыш белән яшәүчеләр.

Беренче сан астында сәхнәгә Бәтке авылыннан 80 яшьлек Эльза Лапаева чыкты. Аның исеме тамашачыларга яхшы таныш, чөнки бу конкурста беренче генә катнашуы түгел. Бик тә көр күңелле, шаян әби. Һаман да тегә, бәйли, чигә, такмаклар иҗат итә. Үзе белән дә шигырь аша таныштырды. Ике кыз үстергән, бүген 4 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Икенче катнашучы Боерган авылыннан Филига Минһаҗева. Ул - быелгы супер-әбиләрнең иң яше, әле 54 яшен генә тутырган. Бүген авылда фельдшер булып эшли. Ике улы, ике килене һәм оныклары белән чыкты ул сәхнәгә. Иҗади өлештә тамашачыга авылның фольклор коллективы белән бергә «Уфалла арбасы» күренешен тәкъдим иттеләр.

Олы Шилнәдән Нина Беспалова гомере буе сәхнәдән төшмәгән кеше. «Сударушка», «Росинка» ансамбльләренә йөргән вакытларын бик сагынып искә алды ул. Үзе озак еллар фермада сыер сауган. Дүрт бала тудырган, ләкин, кызганычка каршы, олы хәсрәтләр кичергән - аларның икесен югалткан. Сәхнәдә ул бу юлы тагын бер сәләтен күрсәтте - үзе иҗат иткән шигырьне укыды, җырны башкарды.

Иштирәктән Илһамия Идрисова сәхнәгә оныклары Иделия һәм Салават белән чыкты. Иделия, әбисен яклап, тамашачыларга биеп күрсәтте, үзе ясаган рәсемнәрне тәкъдим итте, Салават исә баянда матур итеп «Каз канаты»н уйнады. Инде лаеклы ялда булса да, Илһамия Рәис кызы мәктәптә укыта. Өч кыз тәрбияләп олы тормыш юлына озаткан ана.

Бишенче булып сәхнәгә Калмаш авылыннан Гүзәлия Закирова чыкты. Ул үзе турында тыйнак һәм кыска гына итеп сөйләп бирде. Гүзәлия Кадим кызы күптәннән лаеклы ялда, шулай да әле хезмәттә, авылдашларын газета-журналлар таратып сөендерә. 2 улының, 1 кызының кадерле әнисе, 6 оныгының яраткан әбисе.

Кнәздән Анна Чуйкина сугышка кадәр туган бала. «Бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыгарга туры килде. Камчаткада, Таҗикстанда яшәдек. Соңрак Татарстанга әйләнеп кайттык. 15 ел Госстрахның Тукай районы бүлегендә эшләдем», - дип таныштырды ул үзе белән. Анна Ивановна ике кыз, бер ул үстергән. Бүгенге кичәгә оныклары махсус Казаннан ук кайтканнар. Әбиләрен якларга килгән балалар һәм оныклар бер сәхнә тутырып чыктылар.

Җиденче сан астында Мәләкәстән Роза Семенова чыгыш ясады. Районда иң актив пенсионерларның берсе ул, «Питрау» фольклор ансамбленең башында торган, бүген дә мәдәният йортында хормейстер булып эшли. Өч бала әнисе, 4 онык әбисе. «Хәрәкәттә - бәрәкәт» дигән девиз белән яшәүче Роза Петровна оныклары белән бергәләп рок-н-роллга кадәр биеп күрсәтте.

Мусабай-Заводтан Зәнфәрия Назарова спорт белән шөгыльләнергә ярата, кул эшләренә оста, 3 баласы, 6 оныгы - аның иң зур куанычлары. Оныкларның барысын да, әле берничә айлык кына нәни малайны да сәхнәгә алып чыкты ул.

Новотроицкоедан Язилә Имамова 24 ел хуҗалыкта сыер сауган. Бер ул һәм бер кыз үстергән. Бүген армиядә хезмәт итүче оныгына, гомумән, барлык балаларга багышлап язган бик матур шигырен дә укыды Язилә Госман кызы.

Халисә Исламова Сәмәкәйдә яши. «Хатын-кыз эшләреннән тыш, чалгы тотып үлән дә чабам, кирпеч тә салам, ирем Роберт бераз булышса, эретеп ябыштырам да», - дип сөйләде ул үзе турында. Шуның өстенә шигырьләр иҗат итә, гарәпчә укый, туйларда тамада булып та йөри икән.

Иске Җирекледән Гөлгенә Исрафилова гомер буе зоотехник хезмәтендә булган. «Чаллы-Бройлер» предприятиесеннән пенсиягә чыккан. Бүген дә йортында кош-кортлар тота, оныклары белән шулар янында әвәрә килеп, аларны эшкә өйрәтеп үстерә.

Иске Дөрештән Ольга Закированың да, ялгышмасам, «Супер-әби» бәйгесендә беренче генә катнашуы түгел. «Өемдә исле гөлләр, бакчамда яшелчәләр үстерәм, абзарымда 6 үгез тотам», - дип сөйләде тамашачыларга 75 яшьлек әби. Бүген 3 баласы, 5 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

«Супер-әби» исеменә дәгъва кылучыларның чыгышын Теләнче Тамактан Люция Мостафина тәмамлады. Сәхнәгә ул «Сарман көе»н җырлап чыкты. 16 яшьтән читкә чыгып киткән, өч баланы ялгыз үстергән, төзелештә эшләп, атказанган исеме алган, картлык көнендә Теләнче Тамакта мәхәббәтен тапкан. Бәйгедәге чыгышы да тормыш юлын чагылдырган моңлы җырлары белән үрелеп барды.

Кичәне Яр Чаллыдан килгән «Гармония» ветераннар хореография коллективы чыгышлары бизәде, тукайлылар аларны сокланып карады, алкышларга күмде.

Ниһаять, бәйгенең иң көткән һәм иң дулкынландыргыч мизгелләре - 2017 елның «Супер-әби»сен игълан итәр вакыт җитте. Дөрес, катнашучыларның берсе дә бүләксез һәм исемсез калмады. Алар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр итеп билгеләнде. Эльза Лапаева - «Иң энергияле әби», Филига Минһаҗева - «Иң кайгыртучан әби», Нина Беспалова - «Алтын йөрәкле әби», Илһамия Идрисова - «Иң заманча әби», Гүзәлия Закирова - «Иң игелекле әби», Роза Семенова - «Иң зирәк әби», Зәнфәрия Назарова - «Иң шәп әби», Язилә Имамова - «Иң олы йөрәкле әби», Халисә Исламова һәм Ольга Закирова - «Иң соклангыч әби», Гөлгенә Исрафилова - «Иң сөйкемле әби», Люция Мостафина «Иң талантлы әби» булды. Ә бәйгенең җиңүчесе итеп жюри әгъзалары Анна Чуйкинаны игълан итте. Бүләккә өстәп, аңа «2017 елның супер-әбисе» дигән лента да тагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев