Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сулы булдык

Түбән Суыксу авылының Аръяк урамында яшәүче Гәрәевлар гаиләсеннән безгә җылы эчтәлекле хат килде. Алар авыл җирлеге башлыгы Флүр Гаяз улы Ихсановка рәхмәтләрен җиткерә. 

«Исәнмесез, безнең район тормышын яктыртып торучы газета редакциясе! Зур рәхмәт сезгә – сезнең бастырып чыгарган хәбәр-язмаларыгызны бик яратып укыйбыз. 
Декабрь аенда өебездә су бетте. Кыш башы гына иде әле, беркая да мөрәҗәгать итмичә бер ай түзеп яшәдек. Өстәвенә, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикләнгән бала үстерәбез. Чәйгә, ашарга пешерергә суны күрше Иске Җирекле авылыннан түләүле водоматтан ташып яшәдек. Бик авыр була башлагач, бу хәл турында авыл советына барып әйттек. Сөенечкә, проблемабыз өч көндә хәл ителде. Безнең урамдагы өч өй бүтән су линиясенә тоташкан, анда су кудыру җайланмасы янган булган. Җирлек башлыгы Флүр Гаязович аны алыштыртты. 
Моннан тыш, безнең өй тау башында урнашкан – кар көрәү бик зур мәшәкать тудыра, көрт сала. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырасы булса, Аллаһ сакласын, килеп җитмәве бар. Бу мәсьәләдә дә авыл җирлеге башлыгы ярдәм күрсәтә – ишегалдыннан ук трактор белән эттереп чистарталар.
Мөмкинлеге чикләнгән балабыз мәктәптә белем ала – кыш көннәрендә караңгыга калып, соң кайта. Шуны истә тотып, йортыбыз урамның иң очында да булгач, багана башына ут куйдырды. Хәзер бик уңайлы – якты. Җирлек башлыгының безгә карата игътибары өчен аңа зур рәхмәт! Эшләре гел уң булып торсын, авылыбызда яшәү шартлары тагын да яхшырсын иде». 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X