Якты юл
  • Рус Тат
  • Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә

    Яңа поселогында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә кышкы полиатлон буенча район беренчелеге үтте. Анда ФОРПОСТ һәм ОППН отрядлары ярышты.

    Егетләр 5 километр араны чаңгыда үттеләр һәм аркылы борыста күтәрелделәр. Кызлар чаңгы киеп 3 километрга бардылар һәм идәнгә ятып гәүдәләрен күтәрделәр. Ярышларда барлыгы 52 спортчы катнашты. Егетләр арасында Яңа поселогыннан Илнар Салахов, кызлар арасында шулай ук Яңа поселогыннан Айгөл Нуретдинова, командалар арасында да Яңа поселогы спортчылары беренче урынны алдылар, дип хәбәр итте район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: