Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд приставлары тукайлылардан ярты миллион сумга якын коммуналь бурычларын кайтарттырган

2015 елның март ае дәвамында торак - коммуналь бурычларны түләттерү айлыгы үтте. Бу өлкәдәге бурычларны кайтару социаль әһәмияткә ия. ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлегендә хәбәр итүләренчә, айлык барышында 473 мең сумлык бурыч түләттерелгән. 4 тукайлыга карата милеккә арест салу кебек мәҗбүри чара күрелгән. Суд приставлары исегезгә төшерә, бурычларны...

2015 елның март ае дәвамында торак - коммуналь бурычларны түләттерү айлыгы үтте. Бу өлкәдәге бурычларны кайтару социаль әһәмияткә ия. ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлегендә хәбәр итүләренчә, айлык барышында 473 мең сумлык бурыч түләттерелгән. 4 тукайлыга карата милеккә арест салу кебек мәҗбүри чара күрелгән.

Суд приставлары исегезгә төшерә, бурычларны вакытында түләмәгән очракта суд приставлары милеккә арест салу, керемнәрдән түләттерү, РФнән читкә чыгуны чикләү, бурыч күләменә карамастан, административ җаваплылыкка тарту кебек чаралар күрәчәк.

Бурычларны түләү өчен Тукай суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Яр Чаллы, ГЭС пос. 10/36, 4 каб. (сишәмбе 9 дан 15 сәг. кадәр, пәнҗешәмбе 14 сәг. 18 сәг. кадәр)

Реклама

Белешмәләр өчен телефон: 79 13 04

Коммуналь хезмәтләр өчен шулай ук шәһәр хисап үзәгендә (ГРЦ) түләргә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X