Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль юнәлештә эшләүче оешмалар субсидия алу өчен конкурста катнаша ала

ТР Икътисад министрлыгы республика бюджетыннан 2013 елда субсидия бүлеп бирү өчен социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерциянеке булмаган оешмалар арасында конкурс баруын хәбәр итә.

Проектлар түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала: социаль ятимнәргә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү, өлкән яшьтәгеләрнең яшәү шартларын яхшырту, инвалидларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, шул исәптән чыгарылыш сыйныфларны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруда булышу, өстәмә белем бирү, фәнни-техник һәм сәнгать, спорт өлкәләрен үстерү, милләтара эшчәнлекне җәелдерү, әйләнә-тирә мохитне саклау, социаль яктан якланмаган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә законлы ярдәм күрсәтү һ.б.

Конкурска заявкалар кабул итү 14 октябрьгә кадәр дәвам итә. Сораулар булганда 8(843) 524-91-86, 524-91-85 телефоннарына шалтыратырга яисә aygul.nakimullina@tatar.ru электрон адресына хат юлларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев