Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль контракт кем белән төзелә?

Социаль контракт дигәндә, гражданинның теркәлеп яшәү яисә тору урыны буенча социаль яклау органы белән төзелә торган килешүе аңлашыла. Аның буенча халыкны социаль яклау органы «Дәүләт социаль ярдәме турында» 1999 елның 17 июлендәге 178-Ф3 номерлы федераль закон нигезендә гражданга дәүләт социаль ярдәме күрсәтүне йөкли.

«Татарстан Республикасында социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү турында»гы карар (2.09.2014, №635) нигезендә, гражданнарның авыр тормыш хәлен җиңеләйтү буенча социаль адаптацияләү программасы тормышка ашырыла. 
Социаль контракт формасындагы дәүләт социаль ярдәме аз керемле гаиләләргә (ялгыз яшәүче аз керемле гражданнарга), Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган гаиләләргә һәм гаиләнең мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләргә пособиеләр рәвешендә бирелә: 
а) Эшкә урнаштыруда. Әлеге социаль пособие Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы – 10 085 сум (2020 елда) күләмендә эшкә урнашкан көннән 2020 елның 30 декабренә кадәр түләнә.
б) Һөнәри белем алу яки өстәмә һөнәри белем алуда. Пособие уку курсының бәясенә карап түләнә. Ләкин 30000 сумнан да артмый. 
в) Шәхси эшмәкәрлек, үзмәшгульлек белән шөгыльләнү (гариза бирүче элек үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән булырга тиеш). Бер тапкыр бирелә торган мондый акчаның күләме 50000 сумнан артмый.
г) Авыр тормыш хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән башка чараларны гамәлгә ашыру. 2020 елда пособие 10085 сум тәшкил итә.
Социаль контракт ниге-зендә дәүләт социаль ярдәме елга бер тапкыр күрсәтелә. Социаль контракт төзү өчен Тукай районы социаль яклау бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Яр Чаллы шәһәре, Есенин тыкр., 1 й. (ГЭС бист., 8/3 йорты). Белешмәләр өчен телефоннар: 70-25-90, 70-00-57.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев