Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль ипотека программасы буенча 393,9 мең квадрат метр торак төзеләчәк

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, яңа елда да республикабызда торак төзелеше игътибар үзәгендә булачак. 2014 елга планнар зурдан. Торакны сафка бастыруның фаразланган күрсәткечләре 2 миллион 399 мең квадрат метр күләмендә дип билгеләнгән, шул исәптән 393,9 мең квадрат метр социаль ипотека программасы буенча төзеләчәк. Ирек Файзуллин...

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, яңа елда да республикабызда торак төзелеше игътибар үзәгендә булачак. 2014 елга планнар зурдан. Торакны сафка бастыруның фаразланган күрсәткечләре 2 миллион 399 мең квадрат метр күләмендә дип билгеләнгән, шул исәптән 393,9 мең квадрат метр социаль ипотека программасы буенча төзеләчәк.
Ирек Файзуллин 2013-2017 елларга исәпләнгән авария хәлендәге торакны ликвидацияләү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. 4 елда 1688 авария хәлендәге йортта яшәүчеләргә яңа фатирлар бирү ниятләнә. Быел бу максатларга 4 миллиард 238 миллион сум бүлеп бирелгән булган.
Арендалы торак төзүгә килгәндә, беренчеләрдән булып бу эшкә Алабугада тотынганнар. Биредә 7 мең 856 квадрат метрлы 64 фатирлы торак йорт төзелеше тәмамланган инде. Агымдагы елда бу юнәлештә эшләр киңрәк җәелдереләчәк. Барлыгы 20 йорт торгызу планлаштырыла. Әйтик, Югары Ослан районында "Иннополис" хезмәткәрләре өчен 16 торак йорт, Чаллыда IT-парк хезмәткәрләре өчен 1 йорт, "Алабуга" махсус икътисади зона белгечләренә 1 йорт, Казанда 2 торак йорт (44 һәм 170 фатирлы) төзергә ниятлиләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X